«Фантазия һәм иҗат»: иҗади кичә (18+)
25 март көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында халык йола курчагын ясау остасы Исмәгыйлева Татьяна Михайловнаның иҗат кичәсе узды. Кунак дүрт ел элек саклаучы курчаклар ясау белән шөгыльләнә башлавы; аларның тарихын; билгеләнеше һәм юнәлеше буенча аерылулары; ни өчен йола курчакларының йөзе булмавы, ә аның киемендәге аерым детальләрнең нәрсә аңлатуы турында сөйләде. Мәсәлән, уен курчаклары ясауда, бала әнисе исен тойсын һәм еламасын өчен, әнисенең иске киемен кулланалар. Элекке заманнарда энәсез-кайчысыз тегелгән курчак кешене куркынычлардан саклый дип ышанганнар. Татьяна Михайловна «Карга билгесе», «Саескан», «Мартишорлар» һ.б. саклаучы курчаклар турында җентекләп сөйләде. Хәтта «Убырлы Карчык» курчагы, чынлыкта, 20 нче гасырның 60 нчы елларында гына тискәре персонажга әйләнгән, ә аңа кадәр ул дәвалаучы, тылсымчы карчык образы булган. Оста үзенең иҗади планнары белән уртаклашты: хәзерге вакытта ул каркас курчак һәм халык киемнәре белән кызыксына башлаган. Кичә җылы, дустанә рухта узды. |